Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Студентлар белән очрашу

Ашытбаш мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, студентлар һәм 7, 9 сыйныф укучылары белән очрашу булды. Студентлар үзләренең уку йортлары, факультетлары, белгечлекләре, кабул итү кагыйдәләре, документлар тапшыру сроклары турында җентекләп сөйләделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Чара башында балалар бу бәйрәмнең ничек барлыкка килүе турында белделәр. Аралашу барышында катнашучылар «киләчәгемне нинди итеп күз алдына китерәм», «хәзерге студент нинди сыйфатларга ия булырга тиеш», «киләчәктә нинди һөнәрләр кирәк булачак» һ. б. сорауларга җавап эзләделәр. Студентлар, укучылар кызыклы конкурсларда  һәм биремнәрдә көч сынаштылар.