«Холокост – онытырга хакыбыз юк!»
Ашытбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен "Холокост-онытырга хакыбыз юк!» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Презентация ярдәмендә балалар Холокост сүзенең нәрсә аңлатканын, шулай ук икенче бөтендөнья сугышы елларында яһүдләрнең геноциды, оккупацияләнгән территорияләрдә фашистларның ерткычлыклары турында белделәр. Үлем лагереның концлагерьдан нәрсә белән аерылганын, Аушвиц, Бухенвальд лагерьлары, бу лагерьларда һәлак булган балалар турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук 1941-42 елларда Киев читендәге Бабий яр үзәнлегендә яһүдләрне, чегәннәрне һәм Кызыл Армия әсир солдатларын массакүләм ату турында сөйләнде. Концлагерь тоткыны, татар шагыйре М. Җәлил язмышы турында балалар кызыксынып тыңлады. Китапханәче шагыйрьнең концлагерьда язган «Төрмәдә төш» шигырен укыды.