«Әйдәгез, кошларны ашатыйк!».
21нче январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Әйдәгез, кошларны ашатыйк!» дигән ация үткәрде. Китапханәче укучыларны бездә кышлаучы кошлар белән таныштырды, кошларны кышкы тукландыруны ничек булдырырга, һәм нинди материаллардан канатлы дусларыбызга җимлекләр ясарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар табышмакларга җавап бирделәр һәм кошлар турында шигырьләр тыңладылар. Китапханәдә "Кышын кошлар!» дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде. Укучылар белән алдан әзерләп куелган материаллардан җимлекләр ясадык. Аннары балалар анда ярма, көнбагыш салдылар һәм китапханәдән ерак түгел агач ботакларына җимлекләр элеп куйдык. Кошлар безнең сыйга бик шатландылар һәм шунда ук очып килделәр.