Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Иң кызыклы газета-журналлар (конференц-час)

    17 январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә балалар өчен вакытлы матбугат чарасы үткәрелде. Балалар китапханә алдыра торган газета-журналлар белән таныштырдылар. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. «Непоседа» журналы белән таныштык, аның битләрендә укучыларны мавыктыргыч маҗаралар, дуслык турындагы вакыйгалар, яңа ачышлар, шулай ук лабиринтлар, кроссвордлар һәм башка кызыклы биремнәр көтүен белдек. Балалар кызыксынып "Салават күпере" танып - белү-күңел ачу журналын, шулай ук малайлар һәм кызлар өчен "Сабантуй", "Ялкын" журналларын карадылар. китапханәче шулай ук «Көмеш кыңгыр» газетасын да тәкъдим итте. Балалар журналлары дөньясына сәяхәтебез барышында балалар китапханәдә күпме кызыклы һәм файдалы басмалар барлыгын белделәр. Безнең китапханәдә һәркем күңеленә хуш килгән нәрсәне таба алыр дип ышанабыз.