Иң яхшы бүләк- китап!
Яңа ел бәйрәмнәре күңелле сюрпизларга бай булды. Китапханәгә бүләккә матур рәсемле, бай эчтәлекле балалар өчен китаплар, файдалы энциклопедияләр бүләк иттеләр. Китапханәче балаларга әлеге бүләк китапларны тәкъдим итте. Балалар зур кызыксыну белән әлеге китаплар белән таныштылар. Әле алай гына да түгел, китапханәнең иң күп китап укучы балаларына да бүләккә китаплар тапшырылды. Әлеге бүләк китаплар өчен спонсорга зур рәхмәт белдерәбез.
Китапханә үзенең актив укучыларын әлеге яңа китаплар белән танышырга көтеп кала.