Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Әйлән-бәйлән уйныйбыз

    Кышкы каникуллар- балаларның көтеп алган озын яллары. Менә шул бәйрәм ялларының берсендә Ашытбаш авыл китапханәсе һәм  мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны күңелле чарага җыйды. Әлеге чарага Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай да килгән иде. Балалар командаларга бүленеп төрле яклап көч сынаштылар, Кыш бабай портреты ясадылар, кар бөртекләре ясадылар, биеделәр, җырладылар. Кыш бабайга алдан өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр, бүләкләр алдылар. Ахырдан истәлеккә фотога төштеләр.