“Конституция- илнең төп законы”
12 декабрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә «Конституция - дәүләтнең төп законы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар документны кабул итү тарихы, гражданнарның РФ Конституциясе гарантияләгән төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. «Илнең Төп законы» электрон презентациясе ярдәмендә Балалар РФ гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Китапханәче балаларга Конституциянең эчтәлеген ни өчен белергә кирәклеге, аның мәкаләләренең кешеләргә үз хокукларын якларга ничек ярдәм итүе турында сөйләде.