Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Сәламәтлек – үзебезнең кулда!” мәгълүмат сәгате.

3 декабрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә  урта яшьтәге укучылар өчен «Сәламәтлек - үз кулыбызда» дигән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче СПИД белән бәйле вәзгыять, ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең проблемалары, үзеңне бу авырудан ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Алып баручы ВИЧ-инфекциянең нәрсә булуын һәм аның СПИДтан нәрсә белән аерылуын, ВИЧ йоктыру юллары һәм йоктыру мөмкинлекләрен аңлатты. Катнашучылар сәламәт һәм актив яшәү рәвеше алып барырга һәм сәламәтлегебез һәм киләчәгебезнең бездән торуын истә тотарга кирәк, дигән фикерләрен әйттеләр.