"Безнең заман герое"
9 нчы декабрьдә илебез ел саен Россиянең бөек тарихының истәлекле датасын – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көн рухи көче, намусы, батырлыгы иң югары әхлакый сыйфатларны һәм Ватан алдындагы җаваплылыкны чагылдыру үрнәге булган, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешеләргә багышлана. 6 нчы дкабрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә «Безнең заман герое» дип аталган батырлык дәресе узды. Балалар Ватан Геройлары көне турында белделәр, аның тарихы белән таныштылар, әлеге тема буенча әдәбиятка кыскача күзәтү ясалды.