Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Искечә Яңа ел хикмәтләре!” (Бәйрәм кичәсе)

Алда безне Искечә Яңа ел көтә. 13январьдан 14нче январь көненә күчкән мәлдә тагын бер кат Яңа елны каршы алырга мөмкин булачак.Иске яңа елның нидән барлыкка килгәнен белмәүчеләр дә бардыр.Менә шул максаттан чыгып, 12нче январь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре “Искечә Яңа ел хикмәтләре!” дигән тамаша үткәрде.Бәйрәмгә кунакка Кыш бабай белән Кар кызы, Пингвин, Эт тә  килгән иде.Кар кызы Яңа ел бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырып үтте.Балалар белән кыш темасына кагылышлы табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, шигырьләрне искә алып үттек.Кыш бабай белән бергәләп, уеннар, күмәк биюләр, җырлар да җырладык,  конкурслар да үткәрдек.Ахырдан балалар Кыш бабай биргән конфетлар белән сыйландылар һәм рәхмәтләр әйтеп өйләренә таралыштылар.