"Мәрхәмәтлек тамчысы белән күңелләрне җылытыйк
28 нче ноябрь көнне, Ашытбаш авыл мәдәният йортында инвалидлар декадасы кысасында, "Мәрхәмәтлек тамчысы белән күңелләрне җылытыйк!" дип аталган очрашу-кичә булып узды.
Чара башында китапханәче әлеге бәйрәмнең тарихы, шулай ук сәламәтлекләре чикле булуына карамастан, тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр турында сөйләде, тема буенча эшләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Мөмкинлекләре чикләнгән язучыларны искә алып уздылар. Катнашучылар мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек турындагы мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күптөрле талантка ия һәм, тормышта үзләрен кайсы яктан булса да ачар өчен, булган сәләтләрен тагын да үстерергә тырыша. Бүгенге кичәбезнең дә кунаклары: Чистяков Николай һәм Пиговаев Дмитрий да нәкъ менә шундыйлардан. Алар үзләре белән таныштырып, укучыларга матур, моңлы җырларын бүләк иттеләр.