Исәнләшү – матур гадәт (әхлаклылык дәресе)
Сәламләшү – иң яхшы гадәтләребезнең берсе. Өйдә, урамда, эш урынында, кибеттә, юлда – кайда гына булмасын, кешеләрнең бер-берсе белән исәнләшүе күркәм гадәт. Көндәлек тормышта сәлам урынына әйтелә торган сүзләр дә бар. Мәсәлән, исәнме, нихәл, хәерле иртә, хәерле кич, хәерле сәфәр, күрешкәнчегә кадәр һәм башкалар. Без дә укучылар белән әлеге көнне билгеләп уздык. Әлеге исәнләү сүзләренең чит телләрдә ничек язылуын, әйтелеше белән таныштык. Исәнләшү темасына шигырьләр, җырларны искә төшердек.