Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Кыш бабайга хат

    18 ноябрьдә Кыш бабайның туган көне билгеләп үтелә. Бәйрәм традицион рәвештә илдәге барлык яңа ел вакыйгаларына старт бирә. Без дә клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар белән әлеге датаны билгеләп уздык. Чара барышында балалар Кыш бабайның да туган көне барлыгын белделәр. Балаларга Кыш бабай турында шигырьләр укылды. Аннан укучылар викторина сорауларына  җавап бирделәр. Һәм Кыш бабайга хатлар яздылар.