“Без – бердәм, көчле халык!” тематик кичә
4нче ноябрь – Халыкара бердәмлек көне буларак билгеле. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Шул уңайдан, мәдәният йортында зур чара үткәрелде. Анда кече яшьтәге мәктәп укучылары, авылыбыз үзешчәннәре катнашты. Чарада төрле милләт халыкларының дуслыгын чагылдырган шигырьләр, җырлар яңгырады. Кичә иөрле милләт халыкларының матур биюләре белән чиратлашып барды. Шулай ук тамашачылар әлеге тематика буенча эшләп куелган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.