Тәрбия баскычлары (тәрбия сәгате)
“Кеше үз гомерен бер елга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса, агач утыртсын, йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен...” дигән мәкальне күздә тотып, 4нче январь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында киң катлам укучылар өчен “Тәрбия баскычлары”дигән фильм күрсәтелде.Фильмны карап бетергәч, аның буенча сөйләшү уздырдык.Татар халкының, йолаларын, ырым-ышануларын искә алып үттек.Күмәк уеннарын искә алып, уйнап та алдык.Үз халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен, тәҗрибәләрен нигез итеп алып, милләтебезнең йөз аклыгы булган бәхетле буын тәрбияләү- безнең төп максатыбыз булып тора.