“Кыш бабай хатлар укый!”(балалар иртәсе)
28нче декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен күңелле чара оештырды.Бәйрәм укучыларның тапкырлыкларын, зирәклекләрен, җырга-моңга осталыкларын сынау һәм китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.Алдан ук хәбәр ителеп, укучылар Кыш бабайга матур эчтәлекле, үзенчәлекле хатлар язарга тиеш иделәр.Ә иң матур хат язучыларга Кыш бабай җавап хатлары да язды һәм ул укучыларга грамоталар, бүләкләр тапшырылды.Бәйрәмдә әкият геройлары – Убырлы һәм Дию пәрие дә катнашты.Ә Кар кызы балалар янына кунакка буш кул белән килмәгән, ул үзе белән тылсымлы кар бөртекләре алып килгән иде.Балалар кар бөртекләрендәге табышмак сорауларына бергәләшеп җавап эзләделәр.Бәйрәм бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.