“Көзләрнең дә була үз яме!"
Дөрестән дә, быелгы көз аеруча матур килде дияргә кирәк. Узып баручы октябрь ае да бәйрәмнәргә бай булды. Шулар уңаеннан мәдәният йортында очрашу-кичә оештырылды. Бәйрәм чарасы Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Рәдис Харис улының котлавы белән башланып китте. Күптән түгел генә үзләренең юбилейларын уздырган хезмәт ветераннарына рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара төрле музыкаль номерлар, мавыктыргыч сораулар, табышмаклар, шигырьләр һәм биюләр белән чиратлашып барды. Укучыларыбызның чыгышы да бүгенге матур кичәгә ямь өстәде. Алай гына да түгел, сәхнә ветераннары үзләре дә музыкаль күчтәнәчләрен алып килгәннәр иде. Әлеге кичәдә алар, җыр - моң, сәнгать дөньясында тирбәлеп, ял итеп утырдылар, ахырдан үзләренең рәхмәт хисләрен җиткерделәр.