“Фән серләрен ачканда” (мәгълүмат сәгате)
Ашытбаш авыл китапханәсендә башлангыч, урта сыйныф укучылары өчен танып-белү уены үткәрелде. Китапханәче балаларны фән һәм техника өлкәсендәге казанышлары турында китаплар белән таныштырды, яшь уйлап табучылар һәм аларның уйлап табулары турында презентация күрсәтте. Аннары китапханәче укучыларга «гаҗәеп тәҗрибәләр» дәресендә катнашырга тәкъдим итте. Һәм барысы да бары тик фән генә дөньяны үзгәртәчәк дигән бердәм фикергә килделәр.