"Без барын да булдырабыз" акция
Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә.
Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, дигән кебек, аның яше һәм милләте дә юк. Маскировка сеткалары ясарга өйрәнү өчен, өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да, гомумән, вакыты, теләге һәм кул эшенә сәләте булган һәркем килде. Ашытбаш мәдәният йортында маскировка сеткасы үрү буенча мастер-класс үткәрелде.
Күңел җылысын кушып үргән сеткалар егетләргә көч өстәп, хәвеф-хәтәрдән сакласын иде.