"Сезнең тормыш юлы- үзе тарих!" тематик кичә
2нче октябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан, лаеклы ялдагылар өчен матур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Фойеда тема буенча китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм өлкән яшьтәге китап укучыларга тәкъдим ителде. Иң элек өлкән яшьтәгеләрне бәйрәм белән котладык. Аннан өлкәннәребез төрле уен-кконкурсларда катнаштылар. Бәйрәм уңаеннан җырлар, шигырьләр яңгырады. Аннан соң чараның икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте.
Ә без, мәдәният хезмәткәрләре, үз чиратыбызда, өлкәннәребезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз һәм үткәннәргә үкенмичә, киләчәккә ышаныч белән, һәр туар таңга сөенеп, саулыкта, тынычлыкта яшәргә дә әле яшәргә дигән теләктә калабыз.