“Хуш киләсең, Сөмбелә!”
Татар халкында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе –«Сөмбелә»уңыш бәйрәме. 24 сентябрь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен матур бәйрәм үткәрделәр. Чарага кунакка «Сөмбелә» ипи белән килде һәм катнашучыларны үз җимешләре белән сыйлады. Ул балаларга бәйрәмнең тарихын, «Сөмбелә» милли бәйрәменең ничек узуын, ни өчен шулай аталуын сөйләде. Балалар " Сөмбелә» белән төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар әйттеләр, җырладылар, биеделәр. Очрашу барышында күңелле җырлар яңгырады. Татар милли ризыклары күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Көзге «Сөмбелә» бәйрәме барысына да ошады.