Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Яшь чагыңда яшьнәп кал!”

    20 сентябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә күңелле кичә үткәрелде. Авыл китапханәсе хезмәткәре җирле яшьләр өчен күңел ачу программасы әзерләде. Чара башында энергияле, буйсынмас яшь кешеләр турында шигырьләр яңгырады. Кичә программасында төрле конкурслар: «стандарт булмаган фикерләү», «шигъри сәләтләр», «иң үткен» һәм капитаннар өчен конкурс-квестлар үткәрелде. Чара дәвамында заманча музыкаль треклар яңгырады. Чарада катнашучылар буш вакытларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп уздырдылар, бер-берсенә аралашу шатлыгы, күңел күтәренкелеге, онытылмаслык тәэсирләр бүләк иттеләр.