"Идел җырчысы!" китап күргәзмәсе
Китапханәбездә талантлы якташыбыз,халык язучысы Гариф ага Ахуновның тууына 99 ел тулуга багышланган “Идел җырчысы!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.
Гариф Ахунов - Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе, соңрак ун ел буе берлекнең рәисе вазыйфаларын башкара. «Казан утлары» журналында баш мөхәррир булып эшләп ала. 1974-1984 елларда СССР Югары Советы депутаты була. Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы. Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы.