Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Экстремизмга каршы бергәләп!»

4 сентябрь көнне 19.00 сәгатьтә Ашытбаш авыл китапханәсендә урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү чарасы узды. Чара барышында балалар «террорчылык» төшенчәсенең нәрсә аңлатуын белделәр; урамда, өйдә, җәмәгать урыннарында террорчылык куркынычы булганда үз-үзеңне ничек тотарга, терактларны булдырмас өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ахырда җыелучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.