Сау бул, җәй, исәнме, мәктәп!
28 нче август көнне беренче класска укырга керүче балалар өчен "Сау бул җәй, исәнме мәктәп!" исемле күңелле чара булып узды. Шунысы да куанычлы, әлеге чарага балалар әти - әниләре белән килгән иде. Иң элек нәниләрне беренче класска укырга керүләре белән котладык. Аннан инде гаиләләргә төрле ярыш, конкурсларда, башваткыч уенында катнашырга туры килде. Барлык гаиләләр дә бик актив катнашты, рәхмәт аларга.