Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Музыкаль сәлам” очрашу кичәсе

  23 нче август кичендә матур, җылы музыкаль очрашу кичәсе булып узды. Әлеге күркәм чарага, беренче чиратта яшьләр яратып тыңлый автор башкаручы Миләүшә Фатыйхова чакырылган иде. Төрле социаль челтәрләргә афишаның куелуы ярдәме тидеме, очрашуга тирә - як авыллар, хәтта күрше районнардан килүчеләр дә бар иде. Чараны күңелле, актив алып барган Азалия Сабитова - сценарийның авторы да иде. Чара уен ярдәмендә башланып китте. Тамашачылар хәзерге популяр яшь җырчыларны җыр көйләре аша танырга тиеш иделәр. Җиңүчеләр баллы призлар белән бүләкләнә бардылар. Аннан Миләүшәнең җыры яңгырады һәм сәхнәгә  көчле алкышлар астында кунагыбыз чыкты. Чара сорау - җавап рәвешенә күчте, Миләүшәнең иҗатын яратучылар аңа үзләренең сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар да алдылар. Ә бераздан тамашачыларга Миләүшә гитарада уйнап "Ярат мине!" дигән җырын бүләк итте. Аннан инде популяр башка җырлары да яңгырады.

       Әлеге матур җылы очрашу чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелгән иде. Һәм яшьләр күңелендә  истәлек булып озак сакланыр әле.