“Россия әләме горур җилферди” информина
22нче август-Россия дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан балалар белән информина үткәрелде. Иң элек тематика буенча күргәзмә эшләпә куелды. Чара Россия гимнын тыңлап башланып китте. Аннан әлеге бәйрәмнең тарихы, аның никадәр мөһим булуы хакында сөйләп үтелде. Укучылар белән бергәләп кәгазь битенә Россия - уртак йортыбызны ясап карадык, балалар кулларын төсле кәгазьгә төшереп үзләре флаг эшләде.