Нәни кызлар бәйгесе (конкурс)
25нче ноябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Нәни кызлар бәйгесе”дигән чара үткәрде.Анда Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 3 нче класс укучылары катнашты.Кызларның барысы да бик зур тырышлык белән бәйгедә катнашырга әзерләнгән иде.Алар үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, җырга-биюгә булган сәләтләрен күрсәттеләр.