“Туган илебезнең дәүләт символлары”(парламент сәгате)
Татарстан тарихы буенча белемнәрне ныгыту, Татарстан Дәүләт символикасының тарихын өйрәнү, Татарстан тарихын авыл тарихы белән бәйләп өйрәнү максатыннан 3нче ноябрь көнне укучылар белән парламент дәресе үткәрелде.Чарада Р.Харисның “Татарстан символлары” дигән китабы буенча мәгълүмат бирелде, бу китапны укырга тәкъдим ителде.Укучылар Татарстанның Дәүләт символларының нәрсә аңлатканын, Татарстан буенча билгеләп үтелүче бәйрәмнәрне ничек беләләр икән, шул сорауларга җавап алынды.