"Кышкы моңнар!"музыкаль-тематик кичә
16нчы январь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.”Кышкы моңнар!”дип аталучы кичәгә презентация ясалды һәм чара барышында авыл халкына тәкъдим ителде.Кичәдә катнашучылар тамашачыларга үзләренең бар яктан да осталыкларын күрсәттеләр: яраткан шигырьләрен сөйләделәр,биеделәр,моңлы җырларын башкардылар, авылдашыбыз Сәкинә апа язган “Резеда”бәетен Миләүшә Гатауллина үтемле итеп авыл халкына җиткерә белде.90яшьлек юбилейларын, алтын туйларын билгеләп үтүче үрнәк гаиләләр,чара барышында котлап, искә алып үтелде.Кышкы салкын кичләрдә тамашачыларга шундый матур кичә оештыра алганбыз икән,бер дә юкка түгел.Кичә “Юкка түгел!”дигән җыр,һәм тамашачыларның җылы алкышлары белән тәмамланды.