Әтәчкәй-алтын тарак!
11нче январь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында башлангыч класс укучылары өчен күңелле чара үткәрелде. Балалар «Петушок – золотой гребешок» дигән рус халык әкиятен яратып тыңладылар һәм аның буенча сорауларга җавап бирделәр. Аннары китапханәче балаларга «5 аерма табарга» интерактив уенында, « Чебилар зарядкасы » физминуткасында катнашырга, шулай ук импровизацияләнгән «Әй, минем чебиларем» биюен биергә тәкъдим итте. Чара «Петушок – золотой гребешок» мультфильмын карау белән тәмамланды.