“Яңа ел маҗаралары!” балалар бәйрәме
Яңа ел бәйрәмен балалардан да күбрәк көткән кеше юктыр ул, мөгаен.Чөнки яңа елда бүләкләр, төрле күңел ачулар, иң мөһиме кышкы каникулларның булуы. Ел саен балаларның кышкы ялларын файдалы һәм күңелле итеп уздыру максатыннан чыгып, чыршы бәйрәмнәре үткәрәбез. Менә быел да балалар Ашытбаш мәдәният йортына җыелдылар. Чараның беренче өлешендә балалар белән “Морозко” әкиятен карадык һәм әлеге әкият буенча фикер алыштык. Ә аннан соң балалар комангадага бүленеп, кызыклы уеннар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, табышмаклар, биремнәр чиштеләр.Ахырдан күмәкләшеп җырладылар, биеделәр, фотога төштеләр.