“Самовар бәйрәме” (бәйрәм кичәсе)
Татар халкының мәдәниятына мәхәббәт тәрбияләү, көнкүрешенә игътибарны арттыру, чәй эчү йолаларын искә төшерү максатыннан Ашытбаш авылы мәдәният йортында “Самовар бәйрәме” үткәрелде.Чарага авылыбызның өлкән буын вәкилләре чакырылды.Сәхнәбез түренә бәйрәмебезнең сәбәпчесе – самовар менеп кунаклады.Аның янына чәй эчү кирәк-яраклары куелды.Чәй темасын яктырткан күргәзмә эшләнде.Кичәне мәдәният йорты директоры һәм китапханә мөдире алып барды.Алар килгән кунакларны самовар тарихы, чәй эчү йолалары белән таныштырдылар.Чәй, самовар турында мәкальләр, табышмаклар әйтеп залда утыручы өлкәннәребезнең тапкырлыкларын да сынадылар.Кичә мәктәп укучылары башкаруында җыр, бию, шигырьләр белән бергә үрелеп барды.Шулай ук сәхнә ветераннары да читтә калмады.Алар яшь вакытларын искә алып, яшьлек хатирәләрен яңартып, үзләре яраткан җырларын, шигырьләрен башкарды.Бәйрәм кичәбез бик җанлы һәм күңелле үтте, өлкәннәребез рәхмәтләрен әйтеп өйләренә юл алды.