Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик!”

    9нчы декабрь – коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Коррупция- хәзерге заман җәмгыятебезнең кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган иң җитди мәсьәләләрнең берсе. Әлеге дата уңаеннан, югары класс укучылары белән танып белү сәгате үткәрелде. Катнашучылар белән нәрсә ул ришвәт, аның җәмгыять өчен нинди зыяны бар, аны булдырмый калу өчен нишләргә кирәк?, дигән проблемалар хакында сөйләштек, фикерләштек. Ришвәт темасы чагылдырган әдәби әсәрләрдән мисаллар китердек. Ахырдан укучылар тема буенча аноним анкета тутырдылар.