“Геройлардан үрнәк алыйк!” батырлык сәгате.
3 декабрь көне хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә, "Билгесез Солдат" көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсенә дә укучы балалар чакырылган иде. Балалар өчен батырлык сәгате үткәрелде. Чараның максаты: булып Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт, үз халкы өчен горурлык хисе тәрбияләү, шулай ук үсеп килүче буынга әхлакый-патриотик тәрбия бирү иде. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, исемнәре билгесез булып калган Россия һәм совет солдатларының хәрби батырлыклары турында мәгълүмат алдылар.