"Кил син безгә, Сөмбелә!"(балалар иртәсе)
28нче сентябрь көнне Ашытбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре 1-2 класс укучылары белән “Кил син безгә, Сөмбелә!” дип исемләнгән күңелле бәйрәм үткәрде. Фойега ”Үз муллыгы белән көзләр килде!” дигән яшелчә, җиләк-җимешләрдән бик матур композиция эшләп куелды.Укучылар үзләре дә бәйрәмне көтеп алганнар, алдан бүлеп бирелгән шигырьләрен өйрәнгәннәр, көз турында җырлар җырладылар,бию түгәрәге җитәкчесе Абдуллаҗанова Гөлгенә апалары өйрәткән көзге вальсны матур итеп биеделәр.Бәйрәм кунагы Сөмбелә дә буш кул белән килмәгән иде: табышмаклар әйтешеп, күмәк биюләр биетеп, мавыктыргыч уеннар уйнатып укучыларның күңелләрен күрде.Бәйрәм шулкадәр кызыклы узды, хәтта балалар вакытның уткәнен дә сизми калдылар.Һәр нәрсәнең азагы булган кебек, безнең бәйрәмебез дә ахырына якынлашты.Укучыларыбыз канәгать булып, Сөмбелә биргән көз күчтәнәчләрен алып, шат күңел белән өйләренә таралышты.