Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Бердәмлектә –көч”

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт. Шул уңайдан, башлангыч класс укучылары өчен толерантлык дәресе уздырылды. Презентациягә нигезләнеп, бәйрәм тарихы белән таныштырылды, уен- викторина үткәрелде. Укучыларны “Без-бергә, мы-вместе!” дигән китап белән таныштырылды, китапка күзәтү ясалды.