Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Шатлыкта да, кайгыда да бердәм булыйк!»

     4нче ноябрь – халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Ашытбаш мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм кичәсе оештырылды. Чараны мәдәният йорты  хезмәткәре һәм китапханәче алып барды. Бәйрәм фольклор күренешләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр һәм матур шигырләр белән үрелеп барды. Тамашачыларның көчле алкышлары әлеге кичәнең күңелле үтүенә дәлил булып тора.