Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Авылым һөнәрчеләре"

       31 октябрьдә Ашытбаш авыл китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге укучылар өчен авыл һөнәрчеләренә багышланган чара узды. Татар халкы борынгыдан ук һөнәрләре белән дан тоткан. Безнең Ашытбаш авылында да эш сөючән кешеләр яши.

         Китапханәче балаларны татар һөнәрләренең барлыкка килү тарихы һәм төрләре турында сөйләде. Чарада катнашучылар «авылыбызның халык һөнәрләре» мультимедиа презентациясеннән һөнәрчелек һәм һөнәрчелек барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балалар табышмаклар чиштеләр,  төрле конкурсларда  рәхәтләнеп катнаштылар.