Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Милли киемдә - милләт тарихы!” этно- панорама

      Агымдагы “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” уңаеннан,  Ашытбаш авыл китапханәсенд татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләренә багышланган чара булып узды. Китапханәче слайд-презентация ярдәмендә милли костюм кием генә түгел, бу халыкның мәдәнияте һәм тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм яшәү рәвеше дип сөйләде. Балалар төрле халыкларның: башкортларның, татарларның, русларның, чуашларның, мариларның милли костюмнары белән таныштылар. Ә чараның икенче өлешендә укучылар “Башваткыч “ уенында катнаштылар.Чара бик файдалы һәм күңелле узды.