Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

9нчы октябрь –почта көне

     БМО рамкаларында үткәрелүче бәйрәмнәрнең берсе - Бөтендөнья почта көне. Шул уңайдан, 9нчы октябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә почта хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәл булып узды. Хат ташучылрны бәйрәмнәре белән котладык. Почтальоннар үзләренең эш тәҗрибәләре белән таныштырып үттеләр. Почта темасына кагылышлы табышмаклар чишелде, викторина сораулары әйтелде һәм тулы җаваплар алынды.

     Мәгълүмат, аралашу чарасы булып барыбызның эшендә, тормышында интернет, компьютер, кәрәзле телефон хакимлек итә башласа да халкыбыз гадәти почта хезмәтеннән башка яши алмый әле.