«Бәйрәм белән, укытучылар!»
Октябрьнең бише көнне, ел саен илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм белән хөрмәтле мөгәллимнәребезне чын күңелдән котлыйбыз. Шул уңайдан, 5нче октябрь көнне Ашытбаш авылы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, остазларыбызны тәбрикләү өчен Г.Тукай исемендәге урта мәктәпкә бардылар.”Буратино” һәм “Незнайка” персонажлары булып мөгаллимнәрне котладылар, шигырьләр сөйләделәр, баллы конфетлар белән сыйладылар, истәлеккә фотога төштеләр.