Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Онытылмас еллар кайтавазы"

    27нче сентябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында "Милли мәдәният  саекмас чишмә" иҗади бәйге кысаларында Ашытбаш һәм Акчишмә авыл китапханәчеләренең иҗат бәйгесе узды. Язучы Ибраһим Гази иҗаты буенча "Онытылмас еллар кайтавазы" исемле чара залда утыручы китап яратучыларны битараф калдырмаган дип уйлыйм. Чараны тантаналы рәвештә Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Рәдис Харис улы ачып җибәрде. Аннан китапханәчеләр электрон презентация ярдәмендә язучының кыскача биографиясе, иҗаты белән таныштырды. И. Газинең әсәрләреннән өзекләр укылды, "Алмагачлар чәчәк ата" исемле повесты буенча эшләгән буктрейлер экраннар аша тамашачыларга тәкъдим ителде. Залда утыручы китап укучылар белән "Онытылмас еллар" трилогиясе буенча фикер алышулар булып узды. Шулай ук быелгы җәй өчен актуаль булган "Яңгыр сорау" фольклор күренеше тамашачылар күңеленә хуш килде дип уйларга кирәк. Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 3нче класс укучылары күрсәткән бу йоланы бик яратып кабул иттеләр. Әлеге зур чара яшьләрнең дәртле биюе, матур җырлар, тальян гармуны моңнары белән чиратлашып барды.