Язучы да- Алиш, батыр да! әдәби кафе
16нчы сентябрь көнне 13.30 сәгатьтә Ашытбаш авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучылар өчен язучы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган "Язучы да- Алиш, батыр да" дигән әдәби кафе үткәрелде. Чара язучының тормышына, иҗатына кыскача күзәтү ясау, патриотик тәрбия бирү максатыннан чыгып эшләнде. Язучының иҗаты буенча китап күргәзмәсе тезеп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде. Әлеге кичәдә балалар язучының тормыш юлын искә алдылар, әсәрләре белән таныштылар, үзләре яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. Шулай ук, "Тылсымлы әкиятләр илендә" дигән викторинада көч сынаштылар. Чара электрон презентация ярдәмендә алып барылды.