“Дәүләт символлары- азатлык билгесе!” патриотик сәгать
30 август – республикабызда яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме. Бәйрәм уңаеннан, 22 нче август көнне кече яшьтәге укучылар өчен Ашытбаш авыл китапханәсендә дәүләт символларын өйрәтү буенча патриотик чара үтте. Чара Дәүләт гимннарын тыңлап башланып китте. Дәүләт символикасын төсле карандашлар белән буяу аша балалар Россия Федерациясенең символикасы, Дәүләт гербы, Дәүләт әләме турында белемнәрен ныгыттылар. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан китапханәдә "Гүзәл җирем минем - Татарстан" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде. Мавыктыргыч китапларның һәр бите халкыбызның бай тарихы, милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйли.