“Профессияңне дөрес сайла!”
10 август көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә урта сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресе узды. Китапханәче балаларга зур һөнәрләр дөньясы, һәркем өчен сайлау мөмкинлеге, безнең көннәрдә нинди һөнәрләр кирәклеге турында сөйләде. Катнашучылар илебездә хәзерге вакытта нинди һөнәрләр кирәклеге турында фикер алыштылар. Тематик сәгать ахырында конкурслар үткәрелде: «һөнәрләрне бел», «хезмәт турында мәкальләр», «һөнәрләр - синонимнар», «әдәбиятта һөнәр». Балалар сорауларга кызыксынып җавап бирделәр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.