“Сау бул, җәй, исәнме, мәктәп!”бәйрәм кичәсе.
Безнең Ашытбаш авылында бик матур бер гадәт яшәп килә.Һәр елны 1нче сыйныфка укырга баручылар өчен “Мәктәпкә җыенырга булыш!” исемле акция үткәрелә һәм аңа нәтиҗә ясап, укучыларга бәйрәмдә бүләкләр тапшырыла.Менә быел да 1нче сыйныфка баручылар, аларның әти-әниләре, укытучылар өчен күңелләрдә истә калырлык, җылы эчтәлекле бәйрәм оештырдык.Иң элек укучыларны һәм әти-әниләрне яңа уку елы башлану белән тәбрикләп кителде.Аннары укучыларны мультфильм геройлары төрледән-төрле уеннар уйнатты.Булачак укучылар әкият геройларын да танып белделәр, шигырьләр дә сөйләделәр, кызыклы сорауларга җаваплар да таптылар, әти-әниләре ярдәме белән табышмакларны да чиштеләр.Укучылар һәм әти-әниләр чарадан бик канәгать калдылар.