Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Россия флагы көне” бәйрәм кичәсе.

22нче августта Россия флагы көне искә алып үтелә.Нәкъ менә шул көнне Ашытбаш авылы мәдәният йорты каршында без китап укучы дусларыбыз белән чын бәйрәм ясарга уйладык.Хәзер бәйрәмнәр бик күп әлбәттә, ләкин аларның берсе икенчесен кабатламый.Һәрберсенең үз төсе, яме бар.Бу көнне укучылар Россия флагының тарихы, килеп чыгышы  белән таныштылар.Моның өчен безгә Андрей Гальчукның “500 фактов о нашей стране, которые вас порозят”, “Я гражданин России” китаплары ярдәмгә килде.Укучылар өчен флаг ясау буенча мастер класс үткәрелде.”Кемнең флагы иң матур” исемле асфальтка  рәсем ясау конкурсында да бик теләп катнаштылар.Бу көнне күмәк биюләр, җырлар, шигырь сөйләүләр – барысы да булды.Бәйрәм укучылар һәм тамаша кылырга килгән халыкка бик ошады.