"Татар милли бизәнү әйберләрендә-халкым тарихы!"
28июнь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә урта, өлкән сыйныф укучылары өчен мастер-класс элементлары белән очрашу узды. Очрашуга татар орнаментларын кулланып бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнүче останы чакырдык. Чара башланганда китапханәче укучыларга татар хатын-кызларының борынгы бизәнү әйберләре, киемнәре турында мәгълүмат бирде. Очрашу барышында катнашучылар гадәти булмаган әйбер - Фоамиран белән таныштылар. Оста Ибраһимова Алсу Фәргать кызы җитәкчелегендә барлык катнашучылар да менә дигән брошкалар эшләп чыкты. Әгәр без татар милли бизәнү әйберләрен киеп йөрибез икән, милләтебезне үстерүгә, саклауга зур өлеш кертәчәкбез дигән сүз.