Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Наркотиклардан ерак булыйк!» сәламәтлек сәгате

     27 июнь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә, наркоманияне һәм башка зарарлы гадәтләрне профилактикалау максатыннан, урта, өлкән сыйныф укучылары өчен профилактик дәрес үткәрелде. Чара башында балаларны наркотик чаралар килеп чыгу тарихы, алар белән дөньяның төрле илләрендә һәм бездә, Россиядә көрәш ысуллары турында таныштырдылар. Сәламәт яшәү рәвеше темасы буенча фикер алышу булды. Чара өчен махсус “Наркотиклар һәм яшүсмер”, “Төпсез упкын кырыенда”, “Наркотиклар һәм яшүсмерләр турындагы легендалар һәм мифлар” дигән буклетлар, наркоманиянең зарары турындагы белешмәләр эшләнде. Кичә азагында китапханәче катнашучыларның барысына да буклетлар өләште.